+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 гыйнвар 2021, 19:10

Уфа мәктәпләрендә иртәнге җидедән дежур төркемнәр эшли

Башкаланың 2471 укучысы мәктәпкә реконструкцияләү өчен ябылган юлдан йөргән.

Башкаланың 2471 укучысы мәктәпкә реконструкцияләү өчен ябылган юлдан йөргән.

Башкала мэры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков хакимияттә эшләүчеләргә Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргечне реконструкцияләү тирәсендәге хәлне көн саен күзәтүне сорады. Уфаның мәгариф идарәсе башлыгы Елена Хаффазова белдерүенчә, шәһәрнең 65 мәктәбеннән 2471 бала укырга шушы юл участогы аша килгән.
"Бу Уфаның муниципаль мәктәпләрендә укучыларның гомум санының 2 процентыннан да кимрәк. Без белем учакларында иртәнге сәгать 7дә балаларны кабул итү өчен дежур төркемнәр эшен оештырдык”, — дип билгеләп үтте Елена Хаффазова.
Шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, дәресләр башланганчы балалар өчен ял оештырганнар. Республика башкаласының балалар бакчаларында да шундый ук система эшли.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 8 гыйнварында Уфада Зәки Вәлиди урамы һәм Салават Юлаев проспекты киселешендәге юл чишелеше ябылды. Ремонт эшләрен 2021 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла.

Фото:пресс-служба администрации Уфы.
Читайте нас: