+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 гыйнвар 2021, 12:45

Олимпиаданың төбәк этабы старт алды

Узган уку елында Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында 140 меңнән артык укучы катнашты.

Узган уку елында Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында 140 меңнән артык укучы катнашты.

Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының 12 гыйнварда старт алган төбәк этабында Русиянең 85 субъектыннан укучылар катнашачак, дип хәбәр итә Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.

“Катнашучылар 24 фән буенча үзләренең белемен күрсәтәчәк, аларның беренчесе француз теле булачак. Олимпиада өчен биремнәр Русия мәктәп укучылары өчен бердәм, алар һәр предмет буенча үзәк фән-методик комиссияләр тарафыннан эшләнгән. Олимпиаданы үткәргәндә оештыручылар “Роспотребнадзор” тарафыннан тәкъдим ителгән барлык эпидемиологик хәвефсезлек чараларын куллана”, — диелә хәбәрдә.

Узган уку елында төбәк этабында 9-11нче сыйныфларда белем алучы 140 меңнән артык укучы катнашты.
Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы дүрт этаптан тора: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Олимпиада дипломнары дүрт ел дәвамында Русиянең теләсә кайсы вузына тиешле профиль буенча имтихансыз укырга керергә мөмкинлек бирә.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: