Бу хәл төбәктә тавыш куптарган.
Саратов өлкәсенең Энгельс районы хакимияте педагогларны территорияне кардан чистартуга җәлеп иткән. Бу хакта төбәк губернаторы Валерий Радаев “Инстаграм”дагы үз битендә язган.
Җитәкче сүзләренә караганда, паркны кардан чистартуга оешма хезмәткәрләре җәлеп ителгән, алар арасында ике укытучы да булуы ачыкланган.
“Район башлыгын кисәтәм: мондый очрак кабатланганда вазыйфадан азат итү мәсьәләсен куячакмын. Хаталарны кабатларга ярамый. Барлык җитәкчеләргә бу сабак булсын”, — дип язган губернатор.
Ул ассызыклаганча, территорияне җыештыру белән профильле белгечләр шөгыльләнергә тиеш, алар моның өчен хезмәт хакы ала.