Уфаның коррекцион мәктәп-интернатында нәрсә булган?
Гадәттән тыш хәл кичә, 13 гыйнвар иртәсендә, Уфаның 59нчы коррекцион мәктәп-интернатында булган. Башта стеналар селкенгән, ә аннары көчле гөрселдәү тавышы яңгыраган. Соңыннан ачыклануынча, бинада өченче катка алып баручы баскычның бер өлеше җимерелеп төшкән.
“Балалар һәм укытучылар дәрестә иде, шуңа күрә беркем дә зыян күрмәде. Ниндидер сәбәпләр аркасында балка конструкцияне күтәрә алмаган һәм блок җимерелеп төшкән", - дип сөйләгән интернатның директоры Юлай Амекачев.
Шул ук көнне баскычны япканнар, ә балаларны өйләренә озатканнар, чөнки бинада булу хәвефсез түгел. Әлегә интернат гадәти мәктәп буларак эшли.
Башкортстан Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, интернат җитәкчелеге белән берлектә проект-смета документлары эшләнәчәк һәм мәсьәләнең финанс өлеше, шул исәптән финанслау чыганаклары билгеләнәчәк.
Фото: bashinform.ru