-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 гыйнвар 2021, 12:35

Акча бирү отышлырак...

Русия Президенты Владимир Путин балалары аз комплектлы мәктәпләрдә укучы гаиләләргә азык-төлек җыелма­лары урынына кайнар аш өчен акча бүлеп бирергә киңәш итте.

Русия Президенты Владимир Путин балалары аз комплектлы мәктәпләрдә укучы гаиләләргә азык-төлек җыелма­лары урынына кайнар аш өчен акча бүлеп бирергә киңәш итте.

Мондый мәктәпләрдә укучы балаларның ата-аналарына азык-төлек тәкъдим итү турында социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский сөйләде.
“Аз комплектлы мәктәпләрдә укучы балалар өчен азык-төлек продуктларына килгәндә, сезгә урында, әлбәттә, ничек эшләргә кирәклеге яхшырак күренә. Сез азык-төлек бирергә уйлагансыз...” — диде Владимир Путин.
Шул ук вакытта Президент билгеләп үтүен­чә, “бу продуктларны гаиләләргә бирү өчен аларны кемдер сатып алырга, илтеп бирергә, сакларга, тапшырырга тиеш һәм бу кешеләрнең барысына да түләргә кирәк”.
Владимир Путин гаиләләргә акча бирү җиңелрәк, дип фаразлады, чөнки “юлда югалтулар да азрак булачак һәм балаларга күбрәк тиячәк”.
Дәүләт башлыгы губернаторга “уйларга, мәсьәләне урында тикшерергә” тәкъдим итте.
Читайте нас: