Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин ата-аналар сорауларына җавап бирәчәк.
Ата-аналар җәмгыяте һәм ведомство башлыгы белән аралашу 22 гыйнварда Гомумреспублика ата-аналар җыелышы кысаларында узачак. Чараның модераторы — педагогия фәннәре докторы, профессор Раил Әсәдуллин.
Мәгариф һәм фән министрына сорауны берничә юл белән бирергә мөмкин булачак:
– 14 гыйнвардан электрон почта адресына: migranova@spbsot.ru;
- Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының социаль челтәрләре аша;
- Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Яшьләр советының социаль челтәрләре аша.