Беренче сыйныфта укучы кызның мондый гамәленнән соң мәктәптә тикшерү башланган.
Кемерово шәһәрендәге гимназияләрнең берсендә беренче сыйныф укучысы дәрескә пычак алып килгән һәм сыйныфташларын куркыткан, дип хәбәр итә ТАСС.
Төбәк органнары мәгълүматларына караганда, бу хәл Яңа ел алдыннан булган. Гимназия директоры Татьяна Семенкова сүзләренчә, кыз “Разбойница” костюмы белән бергә пычак та алып килгән.
“Әлегә башкасын әйтә алмыйм, хәзер бу мәсьәләне тикшерәбез. Балага җиде яшь. Балалар төрле була, алар барысы да вакыт-вакыт агрессия күрсәтеп ала”, — дип белдерә мәктәп җитәкчесе.
Бу хәл белән өлкә Прокуратурасында кызыксынганнар, тикшерү оештырылган.