-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 гыйнвар 2021, 12:05

Яңа стандартлар кертелә

Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) 2021 елның февраль ахыры — март башында расланырга мөм­кин.

Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) 2021 елның февраль ахыры — март башында расланырга мөм­кин. Бу хакта Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

2019 елның ноябрь ахырында Русиянең Мәгариф министрлыгы каршындагы мәк­тәп стандартлары буенча совет яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектын хуплады.
Министр сүзләренә караганда, яңа белем бирү стандартлары проектлары эшлә-неп беткән, хәзер алар вице-премьер Татьяна Голикова һәм Президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко рәислеген­дәге гомуми белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем каравында.
“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектларын эш төркеме хуплаган очракта, алар 2021 елның февраль азагы — март башында расланырга мөмкин”, — ди Сергей Кравцов.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас: