Мәктәп укучылары тагын дистантка күчте.
Якутия мәктәпләренең 1-11нче сыйныф укучылары көчле салкыннар аркасында 19-25 гыйнварда читтән торып укуга күчкән. Бу хакта Якутск шәһәре хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлегә кадәр 1-8нче сыйныф укучылары 13 гыйнвардан “удаленкада” булган, 9-11нче сыйныф укучылары мәктәпкә укырга йөргән.
Якутиядә һава температурасы берничә көн рәттән минус 50 градус тору сәбәпле, югары сыйныфлар да дистанцион укытуга күчерелгән.