Бакалы районындагы бер мәктәптә яңа тәрбия чарасы уйлап тапканнармы?
Бу хәл Бакалы районының Иске Корыч авылында булган. Укытучы ханым иренә җиденче сыйныф укучысының дәресләрне өзүенә зарланган. Ир бу балага үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен йодрыклары белән аңлатырга булган. Нәтиҗәдә, баланың баш мие селкенгән.
Лилия Пилипенко - зыян күргән баланың өлкән апасы. Аның сүзләренә караганда, инглиз теле һәм физика укытучысы аның энесе белән уртак тел таба алмый. Узган елның октябрендә мәктәптән соң җиденче сыйныф укучысы белән укытучының ире аңлашырга була. Ул күп сөйләшеп тормый, йодрыкларын эшкә куша.
Баланың баш мие селкенә, борын сына. Ул бүгенге көнгә кадәр дәвалана. Ире укучысын кыйнаганны укытучы карап тора.
Руслан Иске Корыч авылы мәктәбендә беренче сыйныфтан укый. Яшүсмер үзе аңлатканча, конфликт чыкканнан соң аның билгеләре "дүртле"дән "өчле"гә төшкән. Укытучы укучы белән аңлаша алмавын таный. Әмма ул бу конфликтны икенче яктан күрә һәм малай укырга теләми дип саный.
- Дәрестә тыңлашмый, тест язмый, ә мин, 30 ел стажлы укытучы буларак, аңа бары тик яхшылык теләдем, - ди Иске Корыч мәктәбе укытучысы Гөлнара Кәримова.
Ул иренең балага сугу фактын кире кага. Әмма конфликт көнендә ир Русланның әнисе йортына да бара. Рәфис Кәримов биредә яшүсмерләрне тәрбияләү серләре белән уртаклаша.
"Әгәр улың үзен тыймаса, миннән яхшылык көтмәгез. Аны бер айга тәрбиягә бир, мин аны тиешенчә тәрбиялим", - ди ул Рәмзия Нурмөхәммәтовага.
Хәзер "аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүченең адвокаты сүзләренә караганда, ир балага сугуын таныган. Эш материаллары тиздән судта булачак. Бала мәктәпкә йөрергә тели, әмма әлегә дистанцион рәвештә белем ала.
Фото: bash.news