-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 гыйнвар 2021, 12:40

Бакча мөдире закон бозуга барган

Благовещенскидагы 61 яшьлек балалар бакчасы мөдирен җинаять җаваплылыгына тарттырганнар.

Благовещенскидагы 61 яшьлек балалар бакчасы мөдирен җинаять җаваплылыгына тарттырганнар.

Республика прокуратурасы мәгълүматларына караганда, балалар бакчасы территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 240 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем ителгән ике граждан җәза үтәргә тиеш булган. Тик прокурор тикшерүе барышында ачыклануынча, асылда алар тиешле эш белән мәшгуль булмаган, мөдир белән кирәкле документларны имзалавы хакында килешкәннәр.
Суд хатынга 35 мең сум штраф салган.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: