-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 гыйнвар 2021, 16:00

Баймакның яшь талантлары сынатмады

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр иҗатының “Талантлар йолдызлыгы” IX ачык конкурсы Гала-концерты булды.

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр иҗатының “Талантлар йолдызлыгы” IX ачык конкурсы Гала-концерты булды.

Әлеге зур чарада катнашу өчен республиканың төрле районнарыннан балалар ел дәвамында көрәште.
Бу вакыт эчендә алар барлык турларны да узды, бары тик иң-иңнәре генә башкала концерт залы сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды. Баймак районы балалары өчен тугызынчы "Талантлар йолдызлыгы" бик уңышлы булып чыкты. Бу хакта "Баймак хәбәрләре" яза.

Иҗади ярыш нәтиҗәләре буенча Баймак шәһәре Балалар иҗат үзәгенең “Шатлык” фольклор берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Айгиз Тансыккужин һәм Байегет Хисаметдинов (җитәкче — Рәшидә Иделбаева) гала-концертта катнашу өчен финалга үттеләр. Гала-концертта “Нәфис сүз" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, Айгиз — беренче, Байегет икенче урынны яулады.
Яшь талантларга дипломнар, бүләкләр, татлы призлар, чәчәкләр һәм спонсорлардан сертификатлар тапшырылды.

Фото:baimak_vestnik
Читайте нас: