-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 гыйнвар 2021, 16:05

Сибай укучылары Хөкүмәт стипендиясе алачак

Акчалата бүләк Бөтенрусия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм отличникларга билгеләнгән.

Акчалата бүләк Бөтенрусия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм отличникларга билгеләнгән.

Сибай төзелеш һәм сервис колледжы укучылары Башкортстан Республикасы Хөкүмәте стипендиясенә лаек булдылар.
Сибай төзелеш һәм сервис колледжы өчен шатлыклы вакыйга — укуларында һәм фәнни-тикшеренү эшләрендә югары казанышлар өчен колледж студентлары Кирилл Хребин һәм Михаил Толпекога Башкортстан Республикасы Хөкүмәте стипендиясе билгеләнгән. Әлеге сөенечле вакыйга турында “Сибайский рабочий” хәбәр итә.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров исемле түләүләрне билгеләү турындагы карарга кул куйган. Агымдагы уку елында Уфа, Туймазы, Стәрлетамак, Сибай, Салават, Октябрьский, Ишембай, Дүртөйле, Бүздәк, Белорет колледжларыннан 30 укучы югары стипендия алачак. Акчалата бүләк Бөтенрусия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм отличникларга билгеләнгән.

Фото: “Сибайский рабочий”.
Читайте нас: