-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 гыйнвар 2021, 13:20

Мәгариф мәсьәләләрен блогерлар да өйрәнәчәк

Бу хакта Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова белдерде.

Бу хакта Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова белдерде.

Сенаторлар миллионлы блогерларны Русиядә гомуми белем бирү мәсьәләләрен өйрәнүгә җәлеп итәргә ниятли. Бу хакта Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова “Вместе-РФ” телеканалы эфирында белдерде.

“Кичә без блогер-миллионниклар белән очрашу үткәрдек һәм ата-аналар, педагогик җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү өчен шул исәптән блогосфераны да кертергә булдык”, — диде сенатор. Үткән елның ноябрендә Прогрессив белем бирү институты директоры Анна Маркс блогер-укытучыларга өстәмә түләү булдыруны тәкъдим иткән иде.

Теманы дәвам итеп, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: элек Лилия Гомәрова дистанцион белем бирү турындагы закон тирәсендәге “фейклар агымы”на зарланган иде. Әлеге хәбәрләр җәмәгатьчелек өчен борчылу тудыра.
Сенатор фикеренчә, проблема ата-аналарга һәм педагогик берләшмәләргә закон проектының асылы тулысынча җиткерелмәвендә.

Федерация Советы комитеты башлыгы: “Без социаль челтәрләрне өйрәндек һәм шуны аңладык: еш кына бу челтәрләрдә мәгариф системасына, шул исәптән безнең закон проектларына, ата-аналар түгел, ә ясалма рәвештә кертелгән фейк яңалыклары йогынты ясый”, — дип аңлатты.

Аның сүзләренә караганда, дистанцион белем бирү темасы буенча 27 гыйнварда “Хөкүмәт сәгате”ндә мәгариф министры Сергей Кравцов катнашлыгында фикер алышу булачак.

Фото: activityedu.ru


Читайте нас: