+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 гыйнвар 2021, 21:55

Ата-аналарны нәрсәләр борчый?

Бүген, 22 гыйнварда, Гомумреспублика ата-аналар җыелышы үтте.

Бүген, 22 гыйнварда, Гомумреспублика ата-аналар җыелышы үтте.

Б\ген, 22 гыйнварда, онлайн форматта узган Гомумреспублика ата-аналар җыелышында дистанцион укыту, укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү, мәктәпләрне югары тизлекле Интернетка тоташтыру, балаларның сәламәтлеге, коронавирустан вакциналау, агымдагы елда БДИ һәм Төп дәүләт имтиханын оештыру, беренче сыйныфларны мәктәпкә кабул итү кебек мәсьәләләр күтәрелде.
Сорауларга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев, сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин, мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин җавап бирде.
Чараның модераторы — педагогика фәннәре докторы, профессор Раил Әсәдуллин булды.
Ата-аналар җыелышына 100дән артык сорау килгән. Билгеле булуынча, ата-аналар сорауларны берничә юл белән бирергә мөмкин иде:
– 14 гыйнвардан электрон почта адресына: migranova@spbsot.ru;
- Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының социаль челтәрләре аша;
- Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы яшьләр советының социаль челтәрләре аша.

Ата-аналар җыелышында күтәрелгән мәсьәләләр турында тулырак алдагы язмаларда укыгыз.
Читайте нас: