+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 гыйнвар 2021, 22:20

Бердәм дәүләт имтиханы быел ничек узачак?

Гомумреспублика ата-аналар җыелышында Айбулат Хаҗин чыгарылыш имтиханнары ничек узачагы турында да сөйләде.

Гомумреспублика ата-аналар җыелышында Айбулат Хаҗин чыгарылыш имтиханнары ничек узачагы турында да сөйләде.

Гомумреспублика ата-аналар җыелышында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин быел мәктәп укучылары өчен чыгарылыш имтиханнары ничек узачагы турында да сөйләде. Тулаем алганда, аттестация тәртибе Русия Мәгариф министрлыгы һәм “Рособрнадзор” тарафыннан игълан ителгән иде.
Югары уку йортларына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 31 майдан июнь ахырына кадәр узачак. 11нче сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 1 апрельдә язачак. Шулай ук яз көне укучылар үзләре сайлаган фән буенча бер контроль эш язарга тиеш булачак. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары информатика фәненнән БДИны компьютерда тапшырачак.
Быел база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ гамәлдән чыгарыла, ә профильле математиканы вузга керү өчен кирәк булган укучылар гына тапшыра.
Югары уку йортларына керергә теләмәүчеләргә БДИ урынына урыс теле һәм математиканың база дәрәҗәсе буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшырырга кирәк булачак.
9нчы сыйныфлар ике мәҗбүри фән — урыс теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе узачак.

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: