-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 гыйнвар 2021, 22:40

Һәр мәктәптә югары тизлекле Интернет булачак!

2021 елда республиканың барлык мәктәпләре дә югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак.

2021 елда республиканың барлык мәктәпләре дә югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак.

Бу хакта Гомумреспублика ата-аналар җыелышында Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Рөстәм Хәмәтвәлиев сөйләде.
Рөстәм Флүр улы белдерүенчә, дистанцион укыту чорындагы Интернет белән бәйле 500гә якын мөрәҗәгать килгән. Санлы үсеш, Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Интернет операторларыннан торган эшлекле төркем тарафыннан мондый гаризаларга тиз арада җавап бирелгән һәм проблемалар кыска вакытта хәл ителгән. Ведомство вәкиле шушы вакыт эчендә республикада Интернет белән бәйле җитди аварияләр күзәтелмәвен ассызыклады.
Республикада 1210 мәгариф оешмасы исәпләнә. 2019 елда – 215, 2020 елда 425 объект Интернет челтәренә тоташтырылган, агымдагы елда 570 объектны тоташтыру планлаштырылган. Шул рәвешле, төбәкнең һәр мәктәбендә югары тизлекле Интернет булачак. Шәһәр мәгариф оешмаларында ул - секундына 100 Мбит, ә авылларда 50Мбит булачак.

Фото: lenta.ru
Читайте нас: