-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 гыйнвар 2021, 23:20

Тематик шимбәләр кире кайта

Иртәгә мәктәп укучылары өчен төрле чаралар узачак.

Иртәгә мәктәп укучылары өчен төрле чаралар узачак.

23 гыйнварда, шимбә көнне, Башкортстан мәктәпләрендә тематик чаралар узачак. Бу хакта бүген, Гомумреспублика ата-аналар онлайн җыелышында билгеле булды. Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин искә төшергәнчә, 2019 елда беренче “Мәгарифтә күтәрелеш” мәгариф форумында биш көнлек укуга күчәргә, әмма айга бер тапкыр мәктәпләрдә спортка, тарихка, фәнгә багышланган тематик шимбәләр үткәрергә карар кылынган иде.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итүенчә, бүген барлык ата-аналарга да иртәгә мәктәпләрдә төрле чаралар үткәреләчәге турында мәгълүмат җиткерелгән. Кече сыйныфлар өчен бу, кагыйдә буларак - урамда спорт бәйрәме, урта сыйныф укучылары өчен — мәктәпләрдә өстәмә дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре, өлкәннәр өчен - профориентация дәресләре. Чараларга бару мәҗбүри.
Айбулат Хаҗин әйтүенчә, БДИ өчен гариза тапшыру башланырга бер атна калды, димәк, бу вузга керү өчен кирәкле фәнне сайларга кирәк, дигән сүз. Министр сүзләренчә, шуңа бәйле рәвештә, чыгарылыш сыйныф укучыларын шимбә көнне Башкортстан вузлары белән таныштыруны оештыру карары кабул ителгән.
Министр да, җыелышның модераторы булган Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин да чыгарылыш сыйныф укучылары республика вузларын сайлаячагына ышаныч белдерделәр. Алар 2021 елда бюджет урыннары саны 2000гә арткан һәм мәктәпне тәмамлаучылар санына якынлашкан булуын дәлил буларак китерде.

Фото: ufa-edu.ru
Читайте нас в