+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар 2021, 00:15

Ризык бала өчен хәвефсез һәм файдалы булырга тиеш

Ата-аналар җыелышында мәктәпләрдә туклануны оештыру буенча килгән сорауларга төбәкнең сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев җавап бирде.

Ата-аналар җыелышында мәктәпләрдә туклануны оештыру буенча килгән сорауларга төбәкнең сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев җавап бирде.

Ведомство җитәкчесе ассызыклавынча, республика белем бирү учакларында туклануны оештыру җитди контрольгә алынган, даими тикшерелеп тора. Бу җәһәттән төбәктә туклануны оештыру буенча бердәм стандарт булдырылган. Ул чимал сатып алуга, менюга (өч төрле меню тәкъдим ителә) һәм азык-төлекнең сыйфатына кагыла.
Соңгы елларда, республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән балалар менюсына үзебездә җитештерелгәнне кертүгә зур игътибар бирелә. Әгәр 2019 елда республикада җитештерелгән ит 10 процент булса, бүгенгә итле ризыкларның 80 проценты үзебездә җитештерелгәннән әзерләнә.
Мәктәп ашханәсендә ризыкның тәмле булмавына зарланучыларга ведомство җитәкчесе болай җавап бирде:
— Иң мөһиме, ризык бала өчен хәвефсез һәм файдалы булырга тиеш. Аны әзерләү буенча таләпләр бик катгый. Азык бары тик пешерелә, бернинди кыздыру юк. Балаларга әзерләнгән ризыкка тәмләткечләр салынмый, шуңа да ул өйдә әзерләнгәннән күпкә аерылып тора. Без укучыларның сәламәтлеген кайгыртабыз, ә тәм-томны өйдә дә ашарга була, — диде Алексей Гусев.

Фото: glas.ru


Читайте нас: