-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар 2021, 15:55

Тематик шимбәләр дәвам иттерелә

Мәктәп тормышында мөһим урын тоткан әлеге чаралар бүгеннән башлап тоташ республикада гамәлгә куелды.

Мәктәп тормышында мөһим урын тоткан әлеге чаралар бүгеннән башлап тоташ республикада гамәлгә куелды.

Белүебезчә, 2019 елда “Взлетай” форумында мәктәпләрдә “бишкөнлек” атна турында карар кабул ителгән иде. Аена бер тапкыр исә, шимбә көнне, укучылар тематик чараларда катнаша. Атап әйткәндә, мавыктыргыч чаралар белән бергә спорт ярышлары, тарихны өйрәнү түгәрәкләре, төрле уеннар оештырыла.

Бүздәк районы мәктәпләрендә тематик чаралар бүген “Санлы шимбә” рәвешендә үтте. Башлангыч сыйныфлар өчен үткән атнада ук сыйныф сәгатьләре һәм класстан тыш чаралар оештырылган иде.

Урта звено укучылары өчен хәвефсез Интернет тәэмин итү буенча төрле уеннар каралган. Өлкән сыйныфлар исә һөнәри юнәлеш өлкәсендә республика күләмендәге чараларда катнашты.

Бүздәк авылының 1нче мәктәбендә тематик шимбә югары оештыру шартларында аеруча җанлы һәм фәһемле үтте.

Фото: Люция Дистанова.
Читайте нас: