+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 гыйнвар 2021, 18:35

Идәннән җыеп ашаткан...

Мәктәп ашханәсендәге аш пешерүчене эшеннән куганнар.

Мәктәп ашханәсендәге аш пешерүчене эшеннән куганнар.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Казан шәһәренең 130нчы мәктәбендә укучы бер баланың әнисе шаккатып язган хәбәр таралган иде. Әни кеше билгеләвенчә, аш пешерүче, пилмәнне идәнгә төшереп җибәргәннән соң, аны укучылар өчен ризык әзерләнә торган кәстрүлгә алып салган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы яза.
Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге хәлгә бәйле рәвештә тикшерү үткәрелгән. “Ашханәдә булган хәл – һич тә килешмәгән гамәл. Аш пешерүче үз аңлатмасында ата-аналар сөйләгән хәлне таныды”, — дип белдерәләр матбугат хезмәтендә. Әлеге хилафлыкны ата-аналар тарафыннан туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар. Ашханәдәге аш пешерүчене эшеннән җибәргәннәр.
Бүгенге көндә әлеге аш пешерүченең вазыйфасы вакытлыча ашханәдәге башка хезмәткәрләр арасында бүленгән. Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.

Фото: домкух.рф
Читайте нас: