-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 гыйнвар 2021, 13:40

Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга җыеналар...

Тиешле закон проекты Дәүләт думасына агымдагы елның март-апрель айларында тикшерү өчен кертеләчәк.

Тиешле закон проекты Дәүләт думасына агымдагы елның март-апрель айларында тикшерү өчен кертеләчәк.

Депутат Максим Зайцев сүзләренә караганда, беренче этапта төп дәүләт имтиханын тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә һәм колледжга укырга керергә җыенучы укучылар гына мәҗбүри рәвештә тапшырачак.
“Киләчәктә исә максат — бу имтиханнарны тулысынча гамәлдән чыгару”, — ди Максим Зайцев.
Ул, шулай ук, киләчәктә БДИ да гамәлдән чыгарылырга мөмкин, дип өстәде. Парламентарий фикеренчә, ике имтихан да укучыларның реаль белемнәрен түгел, ә тест үткәрүгә әзерлек нәтиҗәсендә алынган күнекмәләрне генә бәяли.
Үз чиратында, “Рособрнадзор”, төп дәүләт имтиханын даими рәвештә гамәлдән чыгару каралмый, дип белдерде. Шул ук вакытта ведомствода билгеләүләренчә, алар әлегә Максим Зайцев сөйләгән закон проекты белән танышмаган.
Билгеле булуынча, быел тугызынчы сыйныф укучылары урыс теле һәм математика буенча гына имтихан тапшырачак.

Читайте нас: