БДИ өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.
Мәгариф һәм фән министрлыгында искә төшерүләренчә, быел мәктәп тәмамлаучылар БДИ өчен гаризаны уку урыны буенча тапшыра. Узган елларда алар гаризаны республика ведомствосы тарафыннан БДИ тапшыру өчен билгеләнгән урынга бирергә тиеш иде.
Гаризалар укучылар һәм узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан шәхсән, аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) яисә вәкаләтле кешеләре тарафыннан паспорт һәм ышаныч кәгазе нигезендә тапшырыла.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар гариза биргәндә — психология-медицина-педагогия комиссиясе рекомендацияләренең күчермәсен, ә инвалидлыклары булган имтихан тапшыручылар белешмәнең оригиналын, яки расланган күчермәсен күрсәтергә тиеш.
Узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары гариза биргәндә документларының оригиналын, яки аларның расланган күчермәләрен тапшырырга тиеш. Шулай ук гаризада БДИ тапшырырга ниятләгән фәннәрне күрсәтергә кирәк.
1 февральдән соң БДИда катнашу өчен гаризалар, Дәүләт имтихан комиссиясе карары буенча, бары тик мөрәҗәгать итүченең документта расланган нигезле сәбәпләре булганда гына һәм имтихан башланырга ике атнадан да соңга калмыйча кабул ителәчәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-03-81, 8 (347) 218-03-28.