+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 гыйнвар 2021, 13:20

Тагын карантинга китәрләрме?

Мәктәп укучылары арасында ОРВИ белән авыручылар саны арта.

Мәктәп укучылары арасында ОРВИ белән авыручылар саны арта.

“Роспотребнадзор”ның республика идарәсе белгечләре соңгы атнада балалар һәм мәктәп укучылары арасында ОРВИ белән авыручылар санының артуын теркәде. Төбәк ведомство җитәкчесе урынбасары Галина Пермина хәбәр итүенчә, әлеге күрсәткеч җиде процентка арткан.

“Шулай ук без дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар санының мониторингын алып барабыз. Уфада бу күрсәткеч 4,5 процентка кимеде", — дип ачыклык кертте Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Исегезгә төшерәбез: төбәктә грипп буенча вакцинация 2020 ел ахырында тәмамланды.

Вируслы авырулар аяктан екмасын өчен нишләргә? Әлбәттә, алдан чарасын күрергә кирәк. Мәктәпкә барганда борын куышлыгына "Оксолин" мазе сөртегез. Өйгә кайткач, сабын белән юып төшерегез. Кулны да сабын белән ешрак юарга киңәш ителә.

Эпидемия чорында С витаминына бай ризыклар ашагыз. Мәсәлән, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, әфлисун, лимон, грейпфрут. Суган белән сарымсакның да файдасы зур. Кура җиләге һәм юкә чәчәгеннән әзерләнгән чәй дә файдалы булыр.

Фото: go64.ru
Читайте нас: