+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2021, 13:55

Безнең укытучылар сынатмады!

Төбәк Башлыгы республика педагогларына пандемия вакытында эшне тиз һәм нәтиҗәле оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Төбәк Башлыгы республика педагогларына пандемия вакытында эшне тиз һәм нәтиҗәле оештырган өчен рәхмәт белдерде.


Төбәк Башлыгы Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгатендә коронавирус пандемиясенең мәгариф өлкәсенә дә йогынтысын билгеләп үтте. Республика педагогларының, укытучыларның дистанцион шартларга тиз арада күчүләрен, укыту процессын нәтиҗәле оештыруларын ассызыклады һәм рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров уңай мисалларның берсе итеп, Уфаның 39нчы гимназиясенең инглиз теле укытучысы Эмма Сафиуллинаны билгеләп үтте.

“Мин укытучыларыбыз, колледж һәм югары уку йортлары педагоглары белән горурланам, алар, табиблар кебек үк, катлаулы хәлдә калды. Кыска вакыт эчендә барлык уку йортлары дистанцион укуга күчәргә мәҗбүр булды. Республика педагоглары да бу катлаулы бурычны үтәделәр. Алар арасында Уфаның 39нчы гимназиясе укытучысы Эмма Сафиуллина да бар. Эмма Эдуард кызы укытуны онлайн режимда югары дәрәҗәдә оештырды. Ул — “Русиянең ел укытучысы” конкурсы лауреаты. Һөнәрегезгә һәм укучыларыгызга булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт", — диде төбәк җитәкчесе.

Билгеле булуынча, Эмма Сафиуллина - “Башкортстанның ел укытучысы-2018” конкурсының абсолют җиңүчесе, “Русиянең ел укытучысы-2018” конкурсы лауреаты. Ул Русия конкурсында 15 лауреат арасына кереп, республика данын Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә таныткан билгеле педагог. 29 ел дәвамында оештырылган Бөтенрусия бәйгесендә республикадан махсус призга лаек булучы беренче укытучы ул.

Эмма Эдуард кызы — көчле рухлы, эзләнүчән, үз эшенә бар булмышын салып башкаручы, укучысына бүгенге көн таләп иткән белемне бирә белүче абруйлы укытучы. Белүебезчә, бу мөгаллимәдән дәрес алу өчен әти-әниләр төрле шәһәр һәм районнардан балаларын китерә. Аның укучылары Русиянең генә түгел, чит илләрнең дә иң абруйлы югары уку йортларында белем ала, заман таләп иткән һөнәрләргә ия була. Эмма Сафиуллинаны, һич икеләнүсез, “киләчәк укытучысы” дип әйтергә мөмкин.
Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас: