+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2021, 17:10

Президент Башкортстан укучысын бүләкләде

Булгаково лицее укучысы Артем Ганиев Владимир Путинга хат язган булган.

Булгаково лицее укучысы Артем Ганиев Владимир Путинга хат язган булган.

Русия Президенты исеменнән бүләк алды. Владимир Путин Яңа ел алдыннан республиканың17 яшьлек укучысына автографлы портретын җибәргән. Аны Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин тапшырды.
Артем Булгаково лицеенда “бишле”гә генә укый. Ил Президенты аның өчен үрнәк булып тора.
“Иң мөһиме, мин патриот, Туган илемне яратам. Президентыбызны да аның хезмәте өчен хөрмәт итәм. Ул минем өчен чын ир-ат, җитәкче үрнәге. Үз хатымда мин Владимир Владимировичтан шәхси очрашуны һәм бергә фотога төшүне сорадым. Әмма әле барысы да алда дип уйлыйм", - ди Артем.
Ил Президентының кабул итү бүлмәсендә мәктәп укучысы өчен экскурсия үткәрделәр һәм учреждениенең эше турында сөйләделәр.

Фото: Пресс-служба ГФИ по РБ
Читайте нас: