-15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2021, 15:35

Радий Хәбиров: “Евразия фәнни-мәгариф үзәге республикага талантларны җәлеп итәчәк”

Бу хакта төбәк Башлыгы еллык Юлламаны игълан итү барышында белдерде.

Бу хакта төбәк Башлыгы еллык Юлламаны игълан итү барышында белдерде.

Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге чын “стартаплар фабрикасы” булган “белем икътисады” үсеш үзәге булачак. Инде быел ук “Сколтех” университеты белән бергә республика магистрантлары һәм аспирантлары өчен программалар башланачак. Төбәк “мегагрантлар” эшли башлаячак, предуниверсарийлар челтәре киңәйтеләчәк.
"2024 елга заманча студентлар кампусы төзиячәкбез, чит ил студентлары санын 10 меңгә кадәр арттырачакбыз. Безнең фәнни-тикшеренү үзәге республикага талантларны җәлеп итәчәк, Русия һәм дөнья компанияләре белән партнерлыкны ныгытачак. Җәй көне Зәки Вәлиди урамындагы комплекста без IQ-паркның беренче чиратын – “Сколково” төбәк операторы статусына ия югары технологияләр технопаркын эшләтеп җибәрәбез. Бу инновацион бизнес өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак. Парк резидентлары “Сколково” ресурсларыннан, махсус преференцияләр һәм заманча сервислардан файдалана алачак”, — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе еллык Юлламаны игълан итү барышында.
Радий Хәбиров фәнни-мәгариф үзәге проектларын эшләүчеләргә, Евразия фәнни-мәгариф үзәген үстерүдә катнашкан галимнәргә рәхмәт белдерде. Алар арасында яшь галим, “авиация өчен яңа буын электр машиналары" проекты лидеры, техник фәннәр докторы, УДАТУның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Вячеслав Вавилов һәм УДНТУның Инжиниринг үзәге җитәкчесе Дмитрий Матвеев та бар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Инжиниринг үзәге проекты фәнни-мәгариф үзәге программасына керде һәм 300 миллион сум федераль грант алды.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас в