-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2021, 11:00

Әлшәйдә иң оста педагоглар ачыкланды

Район Мәдәният сараенда педагогия хезмәткәрләренең һөнәри бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. “Ел укытучысы” исемен яулау өчен муниципаль дәрәҗәдәге конкурста төбәкнең иң яхшы 55 педагогы көрәште. Алар арасында өстенлекне яшь хезмәткәрләр алып торды.

Район Мәдәният сараенда педагогия хезмәткәрләренең һөнәри бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. “Ел укытучысы” исемен яулау өчен муниципаль дәрәҗәдәге конкурста төбәкнең иң яхшы 55 педагогы көрәште. Алар арасында өстенлекне яшь хезмәткәрләр алып торды.

Өч көн дәвамында барган бәйгенең конкурс дәресләрендә һәм уку-укыту чараларында алар һөнәри осталыкларын барлык тулылыгы белән ачып салды. Абруйлы жюри әгъзалары билгеләвенчә, һөнәри бәйге быел да, анда катнашучыларның осталыгы арта баруы белән бергә, җаваплылыкның үсүен дә күрсәтте.

Җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү тантанасында Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтангулов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупова катнаштылар. Хезмәттәшләрен тәбрикләргә, шулай ук, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре дә килгән иде.

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгатендә Айдар Тимерхан улы һөнәри бәйгенең педагогик осталыкка ирешүдә гаять мөһим чара булуын ассызыклады, конкурсның балаларга белем һәм тәрбия бирүдә яңа мөмкинлекләр ачуына басым ясады.

Ниһаять, конкурста җиңүчеләр игълан ителде. Районның “Ел укытучысы-2021” булып Раевка авылының М. Бурангулов исемендәге башкорт лицееннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лиана Каһарманова танылды. “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме Шафран авылы мәктәбеннән Ләйсән Хәлимовага бирелде. Раевканың 2нче мәктәбеннән Эльза Данилова “ Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җиңеп чыкты. “Елның иң яшь укытучысы” исемен Аксен авылы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Вадим Кужәхмәтов алды. Раевканың 1нче балалар мәктәбе тәрбиячесе Әминә Ризванова “Мәктәпкәчә белем бирү ел педагогы” исеменә лаек булды. “Өстәмә белем бирү ел педагогы” сыйфатында исә Раевканың Пионерлар һәм укучылар йорты педагогы Римма Низамова танылды.

Шулай ук район конкурсының лауреатлары һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр дә билгеләнде.

Фәнүр Гыйльманов.

Фото: Фәнүр Гыйльманов.
Читайте нас: