Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2021, 16:05

Тәртибең аркасында вузга укырга керә алмавың да бар...

Башкортстанда студентлар һәм мәктәп укучыларының өлгерешен бәяләү үзгәрә.

Башкортстанда студентлар һәм мәктәп укучыларының өлгерешен бәяләү үзгәрә.

Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Владимир Нагорный тиешле закон проектын эшләгән һәм карауга керткән, дип хәбәр итә урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары.

Шулай итеп, документ нигезендә мәктәп көндәлекләрендә һәм журналларында "прилежение" графасы кире кайтарылачак, анда биш баллы шкала буенча бәя куела. Әгәр укучы Җинаять, яки Административ кодексларны бозса, бу графага "1"ле куелачак, бу исә БДИ һәм төп дәүләт имтиханын тапшырганда укучының рейтингы сизелерлек кимиячәк дигән сүз, димәк, мондый тәртип вузга керү мөмкинлеген дә киметәчәк.

Документ проекты нигезендә Административ һәм Җинаять кодексларын бозган өчен студентларны уку йортыннан куарга да мөмкиннәр.

Әйтик, рөхсәт ителмәгән митингта катнашу вуздан куылуга, яки тәртип өчен “берле” куелуга һәм дәүләт аттестация имтиханнарында рейтингның төшүенә сәбәпче була ала.

Фото: pixby.net
Читайте нас в