+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2021, 19:35

"Искиткеч дәрес, югары пилотаж бу..."

29 гыйнварда Волгоградның балалар-үсмерләр үзәгендә "Русия ел укытучысы - 2020" Бөтенрусия конкурсының унбиш лауреатын игълан итү тантанасы узды.

29 гыйнварда Волгоградның балалар-үсмерләр үзәгендә "Русия ел укытучысы - 2020" Бөтенрусия конкурсының унбиш лауреатын игълан итү тантанасы узды.

Финалга узган конкурсантлар арасында Ирина Валерьевна Саутина - Башкортстанның Салават шәһәре 1нче лицееның урыс теле һәм әдәбияты укытучысы да бар иде.

Пастернак шигъриятенә багышланган конкурс дәресе анда катнашучыларның гына түгел, ә онлайн режимда караучыларның да игътибарын җәлеп иткән.

Коллегалары, Ирина Валерьевнаның эшен күзәтеп, шуны билгеләп үтә:

"Бу югары пилотаж!";

"Илһам дәресе, Пастернак томын аласы һәм яңадан укыйсы килә. Рәхмәт!”;

"Дәресләрегез - сез балаларга ача торган тулы бер дөнья! Матурлыгыгыз өчен рәхмәт! Искиткеч дәрес!"

Бүген, 30 гыйнварда, “Сыйныф сәгате” конкурс сынавы кысаларында лауреатларга укучыларны тәрбияләү һәм социальләштерү өлкәсендә профессиональ-шәхси компетенцияләр күрсәтеләчәк. Башкортстанның педагоглар берлеге Ирина Валерьевна Саутинага конкурсның чираттагы этабын лаеклы рәвештә үтәргә тели.

Конкурс сынаулар трансляциясен бүген түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин: https://vk.com/video-30558759_456241184

Фото: Башинформ
Читайте нас: