+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2021, 19:10

"Мәктәп бик шәп, мин биредә күптән булырга теләгән идем..."

Нефтекамада "Белем" татар телен тирәнтен өйрәнүче полилингваль күппрофильле мәктәп-интернаты реконструкциядән соң үз ишекләрен ачарга әзерләнә. 2019 елда старт алган беренче чиратны реконструкцияләүгә «Башнефть» компаниясе Башкортстанның социаль максатлы программалары фонды аша 103,4 миллион сум акча юнәлткән. 69 миллион сумлык җиһазлар сатып алу республика һәм шәһәр бюджетыннан финансланган.

Нефтекамада "Белем" татар телен тирәнтен өйрәнүче полилингваль күппрофильле мәктәп-интернаты реконструкциядән соң үз ишекләрен ачарга әзерләнә. 2019 елда старт алган беренче чиратны реконструкцияләүгә «Башнефть» компаниясе Башкортстанның социаль максатлы программалары фонды аша 103,4 миллион сум акча юнәлткән. 69 миллион сумлык җиһазлар сатып алу республика һәм шәһәр бюджетыннан финансланган.

Директор Илдар Мортазин хәбәр иткәнчә, якын арада мәктәп балаларны кабул итәчәк. Агымдагы елда беренче-бишенче сыйныфларга 180гә якын баланы кабул итү планлаштырыла.

Радий Хәбиров уку һәм лингафон кабинетларын, спорт залын, робот-техника сыйныфын, ашханәне һәм китапханәне карап чыкты. Төбәк Башлыгы йокы корпусын модернизацияләүне күздә тоткан реконструкциянең икенче чираты өстендә эшне дәвам итәргә кушты. Өченче чират кысаларында биредә җылы спорт залы төзеләчәк.

- Мәктәп бик шәп, мин биредә күптән булырга теләгән идем, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Хәтта җиде ел буе бу бинаның тик торуына, җимерелеп барганына ышанып та булмый. Без Нефтекамада яшәүчеләр өчен уку урыннары санын арттырып кына калмыйча, чираттагы полилингваль мәктәпне эшләтеп җибәрдек. Матди яктан караганда, бик зур эш башкардык дип саныйм, хәзер укытучылардан югары дәрәҗәдәге эшне көтәбез. Полилингваль мәктәпләргә аерым игътибар бирәчәкбез. Йөкне үти алмаучыларны статусыннан мәхрүм итәчәкбез. Без менә дигән бина, заманча җиһазлар бирдек, сезнең бурыч – шушы дәрәҗәгә туры килү.

Мәктәк ачылуы турында Радий Хәбиров Интернет челтәрендә дә язды.

"Бу юлы Нефтекамада полилингваль мәктәп ачтык. Аның үзенчәлеге - татар телен тирәнтен өйрәнү. Без аны реконструкцияләдек, ремонтладык, иң заманча җиһазлар белән җиһазладык. Асылда, Нефтекама һәм күрше районнар мәктәп укучылары белән шөгыльләнү өчен иң яхшы шартлар булдырдык. Алга барабыз. 2024 елга республикада 14 полилингваль мәктәп ачачакбыз (аларның дүртесе эшли инде), анда без югары дәрәҗәдәге белем, тел белеме, өстәмә күнекмәләр бирәчәкбез һәм Башкортстанның киләчәген формалаштырачакбыз", — дип язды республика Башлыгы социаль челтәрләрдәге үз битендә.

Фото: Башинформ
Читайте нас: