+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2021, 19:15

Нефтекамада яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ача

Нефтекамада гомумдәүләт проекты кысаларында яңа балалар бакчасы төзелгән һәм 1225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә.

Нефтекамада гомумдәүләт проекты кысаларында яңа балалар бакчасы төзелгән һәм 1225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә.

Шәһәрнең 24нче «Эрудит» балалар бакчасы нәниләрне кабул итәргә әзер инде. Бүген эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпкәчә учреждениедә булды.

Балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Киләчәктә 6нчы балалар бакчасы төзелеп килүче 1225 урынга исәпләнгән мәктәп белән берлектә Яңа мәгариф үзәгенең бер өлеше булачак. Мәктәп төзелешенә 752,9 миллион сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан - 370,2 миллион сум.

Төзүчеләр мәктәпне агымдагы елның 1 сентябренә тапшырырга вәгъдә итә. Нефтекама шәһәре башлыгы Ратмир Мәүлиев сүзләренә караганда, шәһәрдә 10 елдан артык гомуми белем бирү объектлары төзелмәгән. Әлеге мәктәп мәйданы буенча да, сыйныф комплектлары һәм укучылар саны буенча да шәһәрдә иң зуры булачак. Төзүчеләр халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирә - бу ике лифт, пандус, санузел урнаштыру. Аны гамәлгә кертү 10нчы һәм 12нче мәктәпләрне бушатырга мөмкинлек бирәчәк.


- Нефтекама - яшь шәһәр, ул актив үсә, сәнәгать предприятиеләре яхшы эшли, анда икътисад үсеше, эш урыннары бар. Нефтекамада без туучылар санының уңай динамикасын да күзәтәбез, - диде Радий Хәбиров төзелеш мәйданчыгын карап чыгу нәтиҗәләре буенча.

Фото: Баәинформ агентлыгы


Читайте нас: