+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2021, 13:50

"Төп бурыч - Евразия фәнни-тикшеренү үзәге программасын эшләтеп җибәрү"

Уфада «Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге: фән һәм мәгарифне интеграцияләү мәсьәләләре, яшьләр һәм кампус сәясәте, Башкортстанда тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторына ярдәм» стратегик сессиясе булды.

Уфада «Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге: фән һәм мәгарифне интеграцияләү мәсьәләләре, яшьләр һәм кампус сәясәте, Башкортстанда тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторына ярдәм» стратегик сессиясе булды.

Биш көн дәвамында республиканың югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар вәкилләре Башкортстан фәнен үстерү буенча уникаль стратегия эшләделәр. Эш Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең бөтен эшчәнлегенә кагыла: фән, мәгариф, кампус сәясәте, фәнне үстерү һәм аңа ярдәм итү кораллары, яшьләр сәясәте һәм мәгълүмат стратегиясе.

Сессиянең эш нәтиҗәләре пленар утырышта яңгырады. Аларны Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының проект эшчәнлеге департаменты җитәкчесе Наталья Гвоздева, республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, республика университетлары ректоры тыңлады.

- Фән дөньяны үзгәртә. Узган елның декабрендә республика ышанычлы җиңү яулады. Әмма тынычланырга иртә, бу әле зур юлның башы гына. Хәзер без бөтен дөнья процессларына фәнне кертеп, алымнарны синхронлаштырабыз. Җиңүләргә коллекторация ярдәмендә ирешергә мөмкин. Республика яхшы башлангычларга ия, төбәк катнашлыгында Русия Мәгариф һәм фән министрлыгында яңгыраган күп кенә тәкъдимнәр инде эш проектларына чыгарылды. Тәҗрибә туплап, безгә алга таба кая барырга кирәклеген аңларга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте сессиядә катнашучыларга сенатор Лилия Гомәрова.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Наталья Гвоздева билгеләп үткәнчә, бүген бөтен дөньяда «Зур университет»ка һәм югары технологияләргә җитди йогынты ясыйлар.

- Хәзер университетлар - төбәкләр белән идарә итү драйверы. Үзгәрешләрнең актив флагманы булачак Евразия фәнни-мәгариф үзәге катнашучылары икеләтә сикереш ясарга тиеш. Алар чит ил университетлары озак вакыт үткән этаплар аша тиз арада чыгарга тиеш. Әмма безнең бурыч куып җитәргә түгел, ә җитди төбәкара көндәшлек булуын исәпкә алып, аларны узып китү, - дип өстәде ул.

- Безнең төп бурыч — экспертлар катнашлыгында эшләп бетереп, Евразия фәнни-тикшеренү үзәге программасын эшләтеп җибәрү, - дип билгеләде республика Башлыгының фән буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: