+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 гыйнвар 2021, 00:50

"Зур рәхмәт сезгә!"

30 гыйнварда Нефтекама шәһәренә сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Безнең кайгырту» проекты волонтерлары һәм «Бердәм Русия» партиясенең республиканың төньяк-көнбатышындагы яшьләр активы белән очрашты.

30 гыйнварда Нефтекама шәһәренә сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Безнең кайгырту» проекты волонтерлары һәм «Бердәм Русия» партиясенең республиканың төньяк-көнбатышындагы яшьләр активы белән очрашты.

- Безнең очрашуның максаты - волонтерлык эшчәнлегегез өчен рәхмәт белдерү, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Без тулысынча пандемиядән чыктык, дип әйтә алмыйм, әмма иң катлаулы сынауларны уздык, дип ышанам. 2020 ел бик авыр булды. Нәкъ менә шул чорда безнең волонтерлар ветераннарга, өлкәннәргә, аз керемле кешеләргә ярдәм итә башлады. Сез бәяләп бетергесез ярдәм күрсәттегез. Кешегә авыр булган минутта ярдәм килә – моннан да мөһимрәк берни дә була алмый. Без волонтерлык штаблары эшен туктатмыйбыз, кирәкле кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез.

Башкортстан Башлыгы башлангычы белән булдырылган «Кайгырту картасы» ярдәмендә республиканың социаль яклау органнарында исәптә тормаган 8 300 кешене ачыклауга ирешелгән. Волонтерлар аларга даими барып торалар һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәләр.

Төбәк Башлыгы февраль аенда «Бердәм Русия»нең республика бүлеге аз тәэмин ителгән гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын бушлай таратачак, аларда коронавирус пандемиясе аеруча нык чагылыш тапкан, дип белдерде.

– Хәзер безнең алда торган төп бурыч - вакциналау, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Прививка ясату яки ясатмау турындагы карарны һәркем үзе кабул итә. Әмма бу - безнең коронавирусны җиңү өчен бердәнбер мөмкинлек.

Очрашуда республика Башлыгы урындагы партия бүлекчәләреннән иң яхшы волонтерларны «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге секретаренең рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Башкортстан Башлыгы активистлар белән аралашу нәтиҗәләре буенча Хөкүмәткә социаль эш белән шөгыльләнүче муниципалитетлар белгечләренә хезмәт хакын арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты. Очрашуда катнашучылар шундый башлангыч белән чыгыш ясады.

Шулай ук Радий Хәбиров республикада волонтерлар слетын үткәрү идеясен дә хуплады.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: