0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 февраль 2021, 17:15

Безнең сабыйлар авыруларга бирешми!

"Сабыйлар салкын тиюгә һәм гриппка каршы" конкурсында республиканың дүрт балалар бакчасы призлы урыннар алды.

"Сабыйлар салкын тиюгә һәм гриппка каршы" конкурсында республиканың дүрт балалар бакчасы призлы урыннар алды.

"Сабыйлар салкын тиюгә һәм гриппка каршы" өченче Бөтенрусия балалар сәламәтләндерү конкурсында җиңүчеләр билгеле булды. Быел Башкортстан анда иң актив төбәк булуын күрсәтте: республиканың берьюлы дүрт балалар бакчасы призлы урыннар яулады.

“Вируска каршы биюне иң яхшы башкару” номинациясендә 5-7 яшьлек балалар арасында Стәрлетамакның 77нче балалар бакчасы һәм Белоретның 19нчы балалар бакчасы 2 һәм 3нче урыннарны яуладылар. Күмертауның 24нче “Кызыл калфак” балалар бакчасы 2-4 яшьлек балалар арасында “бронза” алды. Николо-Березовка авылының 1нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Самир Габдрахмановның кул эшләре 5-7 яшьлек балалар арасында “Иң яхшы рәсем яисә кул эшләре” номинациясендә икенче урын яулады.

"Сабыйлар салкын тиюгә һәм гриппка каршы" — коммерциягә карамаган социаль-мәгърифәтчелек проекты, ул инде өченче ел рәттән үткәрелә. Оештыручысы — “Цитомед” медик-биологик фәнни-җитештеренү комплексы. Конкурс “Роспотребнадзор” һәм төбәк мәгариф министрлыклары тарафыннан социаль әһәмияткә ия буларак хупланды.

— Конкурс идеясе моннан берничә ел элек туды, ул вакытта дөнья COVID-19 турында белми иде әле, — дип белдерделәр компаниянең матбугат хезмәтендә. — Грипп һәм ОРВИ профилактикасы һәрвакыт актуаль проблема булды, әмма бүген ул беренче планга чыкты. Салкын тиюдән ничек сакланырга һәм көчле һәм сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәтта балалар да белергә тиеш.

Барлык катнашучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары балалар бакчасында актив, күңелле һәм танып-белүгә юнәлтелгән "Сәламәтлек көне" үткәрергә ярдәм итүче методик материаллар комплекты алдылар. Алар арасында грипп һәм ОРВИ турында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җайлаштырылган төсле презентация, тематик дәрес өчен сценарий һәм башка файдалы материаллар бар. Болар барысы да бушлай бирелә.

Фото: cityopen.ru
Читайте нас: