+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 февраль 2021, 20:50

Мәктәп директоры... тотылган

Ашханәдән азык-төлек алып чыгып барганда.

Ашханәдән азык-төлек алып чыгып барганда.

Каспийск шәһәренең бер мәктәбендә директорны башлангыч сыйныф укучыларына тәгаенләнгән азык-төлекне урлауда гаеплиләр. Бу хакта Дагыстан Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән “Махачкала яңалыклары” хәбәр итә.
Элегрәк социаль челтәрләрдә әлеге мәктәп директорын азык-төлекне мәгариф оешмасыннан алып чыгарга маташканда тотканнар дигән мәгълүмат таралган.
Матбугат хезмәтендә әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелүен һәм бу хәлне “хурлык һәм ярамый торган эш" дип билгеләделәр.
Бу хәлгә Русия Мәгариф министрлыгы да игътибар иткән. Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко үзенең “Телеграм" - каналында язганча, ул Дагыстан мәгариф һәм фән министрыннан азык-төлек урлау турындагы мәгълүматны тикшерүне һәм балаларга кайнар ризык өчен бүлеп бирелгән акчаларның барып җитүен ачыклауны таләп иткән.
“Мондый хәлгә юл куярга ярамый! Хәзер тикшерү бара һәм алга таба суд көтелә. Әгәр барысы да расланса, гадел хөкем органнары аңа тулысынча җәза бирер дип өметләнәм. Әгәр ул урлаша икән, киләчәктә "бу кеше" беркайчан да мәктәпкә һәм, гомумән, теләсә кайсы учреждениегә эләкмәсен өчен бөтен көчне куячакбыз”, — дип белдерә Глушко.
Каспийск мэры Борис Гонцов ТАССка хәбәр итүенчә, инциденттан соң хакимият шәһәрнең барлык белем бирү оешмаларын тикшерәчәк. Ул хокук саклау органнарының директорны ашханәдән азык-төлек урлауда шикләнүләрен раслады һәм моның башка сыймаслык хәл булуын белдерде.

Фото: t.me/firstzam
Читайте нас: