-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 февраль 2021, 16:25

Һөнәр сайлау – киләчәкне билгеләү ул!

Республика күләмендә үткән тематик шимбә чараларында Тәтешле районының Бәдрәш урта мәктәбе укучылары да катнашты.

Узган уку елы республика мәгарифе тарихына мәктәпләрдә “бишкөнлек” уку атнасы кертелү белән үзенчәлекле булды. Шул ук вакытта айның бер шимбәсендә укучылар өчен тематик чаралар оештырыла башлады. Бу көнне мәктәпләрдә күңелле спорт ярышлары, ниндидер бер темага багышланган чаралар үткәрү, экскурсияләргә йөрү матур традициягә әверелде. Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында узган елның февраленнән бу файдалы һәм әһәмиятле башлангыч туктап калган булса, узган шимбәдән ул янә тергезелде һәм белем учаклары балаларның шат авазларыннан гөрләп торды.

Бу көнне башлангыч һәм 5-6нчы сыйныф укучылары саф һавада спорт уеннарында катнашса, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен “Һөнәри осталык дәресе” үткәрелде. Аны төбәк мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Алдан һөнәри әзерлек үзәге оештырды.
Булачак абитуриентлар онлайн форматта үткән чараның беренче өлешендә Башкорт­стан­ның әйдәп баручы югары уку йортлары белгечләренең чыгышын тыңлады. Һәр уку йорты үз факультетлары, укырга керү өчен нинди имтиханнар тапшырырга кирәклеге, баллар, вузларга документларны тапшыру вакыты турында тулы мәгълүмат бирде. Үсмерләр, шулай ук “Worldskills Russia” чемпионатының үсмерләр хәрәкәте, 6-11нче сыйныф укучылары өчен башлангыч һөнәри юнәлеш бирүгә исәпләнгән “Киләчәккә билет” проекты турында да белде.
Гомумреспублика дәресенең икенче этабы “Профи баттл” дип аталды һәм биш раундтан торган уен төрендә узды. Укучыларга, биремнәрне кыска вакыт эчендә үтәп, үзләре белән таныштырырга, иҗатка, җыр-биюгә сәләтен күрсәтергә кирәк иде. Һәр сыйныф биремне алу белән, аны кыска вакыт эчендә үтәп, билгеле хештеглар белән “В контакте” социаль челтәренә куярга тиеш иде. Әйтик, кул астындагы әйберләр белән нинди дә булса һөнәрне фотода чагылдыру, 30 секундлык видеода күрсәтү, аңа багышлап җыр башкару һәм башкалар.
Һөнәри әзерлек бәйге­сендә Тәтешле районының Бәдрәш урта мәктәбе укучылары да катнашты. Һәр сыйныф, укытучылары җитәк­челегендә, үзенең бердәм, тату коллектив булуын расларга тырышты.
– “Профи баттл” конкурсы биремнәрнең заманча, актуаль булуын аерым билгеләп үтәр идем. Хәзерге буын балалар киң кулланган социаль челтәрләр белән бәйле булуы нәтиҗәсендә конкурс укучыларны үз эченә бөтереп алып кереп китте. Әйтик, 8нче сыйныфта укучы кызлар һәм егетләрнең мәктәп ашханәсенә йөгереп, кулга эләккән кәстрүл, уҗау белән пешекче һөнәрен фотода күрсәтергә омтылуы, шау-гөр килеп аниматор турында видео төшерүләре үзе маҗаралы, кызыклы чара булды, – ди Бәдрәш мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гарифуллина.
Сигезенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Лениза Галәмшина билгеләвенчә, мондый чаралар оештыру укучыга үз юлын табу, нәрсәгә сәләтле булуын аңлау өчен кирәк. Һөнәр сайлауда әле икеләнеп торган, кайсы юнәлеш буенча китәргә белмәгән кызлар һәм егетләр вуз белгечләре белән үткәрелгән онлайн-очрашудан соң, нәтиҗәләр ясар, үз юлын билгеләр, ди педагог. Ни дисәң дә, җитди сайлау алдында торган балаларга вакытында киңәш, юнәлеш бирергә кирәк.
Фото: мәктәп сайтыннан.
Читайте нас в