+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 февраль 2021, 18:30

Башкортстан укытучысы җиңү яулап кайтты!

“Русиянең ел укытучысы-2020” Бөтенрусия конкурсы лауреатын каршы алдылар.

“Русиянең ел укытучысы-2020” Бөтенрусия конкурсы лауреатын каршы алдылар.

“Русиянең ел укытучысы-2020” Бөтенрусия конкурсында Башкортстан данын лаеклы яклап, “Бөек урыс теленә сакчыл караш өчен” номинациясендә җиңү яулаган Ирина Валерьевна Саутинаны каршы алдылар.

Билгеле булуынча, Салават шәһәре 1нче лицееның урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Саутина Русиянең 85 субъектыннан "Русиянең ел укытучысы-2020" Бөтенрусия конкурсының 15 лауреаты арасына керде.
Беренче җылы котлау сүзләрен аңа мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин җиткерде. Ул Ирина Валерьевнага ирешелгәннәрдә тукталып калмавын һәм укытучының һөнәри потенциалын иң югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыруын теләде.

“Без конкурсның һәр этабын горурлык һәм дулкынлану белән күзәттек һәм Сезнең педагогик осталыгыгыз һәм киң компетентлыгыгызга инандык", – дип билгеләде Илдар Марат улы.

Ирина Валерьевнаны коллегалары — “Башкортстанның ел укытучысы” клубы һәм Салават шәһәренең мәгариф идарәсе әгъзалары да каршы алырга килгән иде. Алар конкурс дәвамында аңа методик ярдәм күрсәтте, шулай ук аңа финалда катнашуга әзерләнүнең оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә булышты.

Сергей Переверзевны аеруча хөрмәт белән сәламләделәр, аңа озата баручы миссиясе йөкләнгән иде. Нәкъ менә ул Ирина Валерьевна белән конкурс сынаулары вакытында янәшә булды, Римма Ронжина белән бергә психологик һәм методик ярдәм күрсәтте.

Шунысын да әйтергә кирәк: Сергей Сергеевич белән Римма Равил кызы, “Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсында төрле елларда абсолют җиңүче булып, “Русиянең ел укытучысы” конкурсы финалында республикабыз данын яклаган педагоглар.

Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.


Читайте нас: