-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 февраль 2021, 13:55

Укытучыларның абруен күтәрик!

Президент Владимир Путин Русиянең күренекле педагоглары турында фильм төшерү тәкъдимен хуплады.

Президент Владимир Путин Русиянең күренекле педагоглары турында фильм төшерү тәкъдимен хуплады.

Орел өлкәсе педагогы Антон Гомозов дәүләт башлыгының “Ел укытучысы-2020” конкурсы лауреатлары белән очрашуы вакытында шундый тәкъдим кертте.

Гомозов сүзләренә караганда, мондый фильмны ветеран педагоглар турында да, заманча укытучылар турында да төшерергә мөмкин, бу исә педагогик һөнәрнең дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Яхшы идея! Бу хакта Президент Хакимиятендә дә, безнең төп каналдагы хезмәттәшләребез, бу өлкәдә эшләүче компанияләр белән дә сүз алып барачакбыз. Яхшы фикер, рәхмәт”, — дип җавап бирде Путин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Элегрәк Путин мәктәпләрдә ил кинематографиясе мирасын өйрәнү мәсьәләсен карарга кушкан иде.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: