+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 февраль 2021, 12:55

Сибайда туклануны оештыру системасы камилләштерелә

5 февральдә Сибай шәһәрендә социаль туклануны оештыру системасын камилләштерү, шулай ук Урал аръягы территориясендә кластер башлангычларын үстерү мәсьәләләренә багышланган семинар узды.

5 февральдә Сибай шәһәрендә социаль туклануны оештыру системасын камилләштерү, шулай ук Урал аръягы территориясендә кластер башлангычларын үстерү мәсьәләләренә багышланган семинар узды.

Аутсорсинг аша социаль туклануны оештыру тәҗрибәсе турында Башкортстанның Социаль туклану предприятиеләре ассоциациясе рәисе Виталий Черевков сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, социаль учреждениеләрдә туклануны аутсорсинг ярдәмендә оештыру чыгымнарны киметергә һәм шул ук вакытта урындагы товар җитештерүчеләрен җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев ассызыклаганча, төп идея Урал аръягында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне, эшкәртүчеләрне, логистика үзәкләрен һәм ритейлны берләштерү юлы белән товар үткәрү чылбырын булдыруга кайтып кала.

Чараның икенче өлеше Урал аръягы районнары территориясендә агросәнәгать кластерын формалаштыруга багышланган иде.

Семинарда катнашучылар социаль туклану продуктларының сыйфатын тулы контрольдә тоту өчен республика производствосына күчәргә кирәк дигән фикерне бертавыштан белдергән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: