+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 февраль 2021, 15:30

Туган телне сөючеләр сынау тотты

Республика олимпиадасы быел беренче тапкыр онлайн-форматта узды.

Республика олимпиадасы быел беренче тапкыр онлайн-форматта узды.

Башкалабызда ел саен кышкы каникуллар вакытында уза торган туган телләр буенча республика олимпиадасы беренче тапкыр форматын үзгәртте. Агымдагы елның 27-29 гыйнварында “Туган тел дөньясы” портал-навигаторында онлайн-форматта татар, чуваш, мари, удмурт телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды.

Олимпиада Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен ана теле һәм әдәбияты буенча тирән белемле, сәләтле, талантлы укучыларны ачыклау, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.
Жюри составына М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкорт дәүләт университеты галимнәре, республиканың әйдәп баручы мәгариф учреждениеләре укытучылары керде. Быел туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасында Башкортстанның гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 292 укучы катнашты. Бәйгедә татар теле һәм әдәбияты буенча —189, чуваш теле һәм әдәбияты буенча — 46, мари теле һәм әдәбияты буенча — 39, удмурт теле һәм әдәбияты буенча 18 укучы көч сынашты.
Олимпиадада катнашучылар тест сорауларына җавап бирде, үзләренең белемнәрен аудитлаштыруда күрсәтте, ягъни текстны аудиоязмадан тыңлап, лексик-грамматик биремнәрне үтәде, олимпиаданың башка катнашучылары белән диалог төзеп, аралашу сәләтен күрсәтте. Бәйге онлайн узса да, кызлар һәм егетләр сынатмады, мәктәптә алган белемнәрен куллана белүләрен исбатлады. Туган тел һәм әдәбият буенча тирәнтен белемнәрен күрсәткән укучылар җиңүче һәм призер исеменә лаек булды.
Быелгы олимпиадада татар мәктәпләреннән җиңүчеләр: 8нче сыйныфлар арасында — Федоровка районының Коралачык мәктәбеннән Язгөл Хәйбуллина, 9нчы сыйныфлар арасында Бүздәк районының Әмир мәктәбеннән Дарина Ергизова, 10нчы сыйныфлар арасында — Благовар районының Таң мәктәбеннән Азалия Әхмәтшина, 11нче сыйныфлар арасында — Бүздәк районының Каран мәктәбеннән Алина Сабитова.
Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән җиңүчеләр исемлегенә 8нче сыйныфлар арасында Кушнаренко районының Иске Кормаш мәктәбеннән Зарина Рахманова, 9нчы сыйныфлар арасында беренче урында өч укучы: Бәләбәй татар гимназиясеннән Эльвина Гыймазетдинова, Мәтәүбаш мәктәбеннән Илназ Мөхәммәтҗанов һәм Октябрьский шәһәренең 9нчы мәктәбеннән Ләйсән Гыйбадуллина, 10нчы сыйныфлар арасында Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән Гөлшат Габитова, 11нче сыйныфлар арасында Борай районының Каенлык мәктәбеннән Әдилә Шакирова керде.
— Бу олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу сездән зур ихтыяр көче һәм тырышлык таләп итте. Мондый үзенчәлекле шартларда үз белем дәрәҗәңне читтән торып дәлилләү – ул үзе үк батырлык билгесе. Бу безнең барыбыз өчен дә авыр сынау булса да, без күпне белдек, яңа уку-укыту чараларын, инновацион технологияләрне гамәли үзләштердек. Боларның барысы да — сезнең тормыштагы киләчәк уңышларның һәм җиңүләрнең нигезе, мәгърифәт юлында нур, туган телебезне саклауга һәм үстерүгә керткән мөһим өлеш, — дип билгеләде жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогоия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов.
“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсы җиңүчесе, Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Корбанова олимпиадада катнашучылар арасында оста диалог коручы, бик матур сөйләүче, үз фикерен, соравын әңгәмәдәшенә төгәл җиткерә алучы укучылар күп булуын ассызыклады. Шул ук вакытта, ул темадан читкә китеп сөйләү, сөйләм төзелешен бозу, урыс сүзләрен кыстыру кебек кимчелекләр дә булуын билгеләде.
Шунысы сөенечле: туган телләр бәйгесендә берничә ел рәттән катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәткән укучыларыбыз да бар. Шундыйларның берсе — Бүздәк районы Әмир мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Дарина Ергизова (укытучысы — Ирина Ергизова). Уку алдынгысы бәйгеләрдә, төрле чараларда тел һәм әдәбият буенча тирән белемле булуын күрсәтә. Сәләтле кыз сәнгатьле сөйләм остасы да.
— Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада икенче ел катнашам һәм икенче ел җиңүче булдым. Туган телемне өйрәнүем һәм белүем шундый югарылыкка күтәрде! Республика бәйгесендә катнашу һәм җиңү — минем өчен горурлык! — ди Дарина.
Уфа районы Алексеевка мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Алсу Дәүләтшина (укытучысы — Резеда Хәмитова) республика олимпиадасында призерлар исемлегендә булуына сөенә. Киләчәктә журналист булырга хыялланучы кызга бу уңышы аеруча әһәмиятле.
— Миңа иң ошаганы диалог төзү булды. Өченче этапта безгә бирелгән темага ярашлы әңгәмә кору сәләтен күрсәтергә кирәк иде. Бер-береңә сораулар, яки көтелмәгән сорауларга җавап бирү өчен татар телендә матур итеп сөйләшә һәм фикерләреңне эзлекле җиткерә белергә кирәк. Комиссия әгъзалары сөйләшү килеп чыкмаган очракта тынычландырып, диалогны ялгап җибәрергә булышлык итте, — дип, кичерешләре белән бүлеште Алсу.
Әлбәттә, алдынгы укучыларның башкалага җыелып, олимпиадада катнашуы билгеле галимнәр, күренекле шәхесләр белән очрашуы, яшьтәшләре белән аралашуы күпкә нәтиҗәлерәк һәм кызыклырак та. Ләкин пандемия белән бәйле кыенлыклар мәктәп укучыларының көтеп алган бәйгеләренә дә кагылмыйча калмады. Шулай да кызлар һәм егетләр, онлайн-форматка тиз җайлашып, бу сынауны уңышлы үтте. Алда җиңүчеләрне яңа сынаулар — Казанда төбәкара һәм халыкара туган телләр олимпиадалары көтә. Яшьләребезгә уңышлар телибез!

Читайте нас: