+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2021, 23:10

БДУ белән УДАТУ берләшерме?

Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Сергей Новиков югары уку йортларын берләштерү идеясен уңай бәяләде.

Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Сергей Новиков югары уку йортларын берләштерү идеясен уңай бәяләде.

Бу хакта ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы нәтиҗәләре буенча белдерде.

– Соңгы вакытта эксперт берләшмәсендә төрле фаразлар, фикерләр күп яңгырый. Авиация университеты уку йортын үзгәртеп кору идеясе өстендә күптән эшли дип әйтә алам. Сүз мәгариф процессы, фән турында да бара, - диде Сергей Новиков. - Тарихи яктан без Башкорт дәүләт университеты белән тыгыз эшлибез. Шуңа күрә бу, чыннан да, кызыклы фикер, кызыклы идея дип саныйм. Әмма моның өчен без консолидацияләнү һәм яңа ресурсларны яулау, төрле конкурсларда җиңүләр яулау эшендә бергә бару өчен көчсез һәм көчле якларыбыз барлыгын аңларга тиеш.

УДАТУ ректоры билгеләп үткәнчә, Русиядә һәм дөньяда югары уку йортлары арасында көндәшлек шактый катгыйлаша.

– Бүген төбәк вузларына Мәскәү университетлары белән көндәшлек итү авыр. Һәм, әлбәттә, аерым-аерым елдан-ел әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешү катлаулана бара, – дип ассызыклады Сергей Новиков. - Без фәнни, кадрлар потенциалыбызны берләштергән очракта, чыннан да, фәндә генә көчле булып калмаячакбыз. Синергетик нәтиҗә күзлегеннән кызыклы вариантлар булырга мөмкин, ул вакытта кафедралар, тикшеренүчеләр, галимнәр хезмәттәшлек итәчәк. Шуңа күрә бу бик кызыклы һәм перспектив идея дип уйлыйм. Без әлегә төгәл срокларны билгеләмибез. Әмма бүген үк алга барырга кирәклеген аңлыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, социаль челтәрләрдә һәм матбугатта УДАТУ белән БДУны берләштерү мәсьәләсе күпләр тарафыннан ике вузның коллективларын һәм милкен механик берләштерү процессы буларак карала. Хәзерге вакытта ике университет та актив хезмәттәшлек итә. Югары уку йортларын берләштерү турында карарны бары тик университетларның галимнәр советлары гына кабул итә ала. УДАТУ хәзер инновацион университетка трансформацияләнү программасы өстендә эшли.

Фото: Башинформ
Читайте нас: