+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2021, 13:25

Имтихан тапшыру көннәре билгеле

Чыгарылыш имтиханнары өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк иде.

Чыгарылыш имтиханнары өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк иде.

Агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү кампаниясе 31 майда география, әдәбият һәм химия фәннәре буенча сынаулардан башлана, урыс теле буенча имтихан ике көндә — 3 һәм 4 июньдә узачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.

Унберенче сыйныф укучыларына дәүләт аттестациясе үткәрү тәртибе проекты 2021 елда төп (31 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә (12-17 июль) БДИ тапшыру чорларын үткәрүне күздә тота.

7 июньдә профиль математика буенча имтихан булачак. Тарих һәм физика — 11 июньгә, җәмгыять белеме — 15 июньгә, биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше 18 июньгә билгеләнгән. Чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше ике көндә: 21 һәм 22 июньдә узачак. Информатика буенча БДИны шулай ук ике көнгә: 24 һәм 25 июньгә бүлгәннәр.

БДИ тапшыру өчен резерв көннәр 28-29 июньгә һәм 2 июльгә, өстәмә тапшыру вакыты 12, 13, 14 һәм 17 июльгә планлаштырылган. Урыс теле һәм математика буенча чыгарылыш имтиханнары (ГВЭ-11) инвалидлар һәм вузга укырга керергә җыенмаучылар өчен 25 һәм 28 майга билгеләнгән. 8 һәм 10 июнь - резерв көннәре, июль һәм сентябрь айларында өстәмә көннәр планлаштырылган.

Билгеле булуынча, чыгарылыш имтиханнары өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк иде. Бу көннән соң БДИда катнашу өчен гаризалар, Дәүләт имтихан комиссиясе карары буенча, мөрәҗәгать итүченең документта расланган нигезле сәбәпләре булганда гына һәм имтихан башланырга ике атнадан да соңга калмыйча кабул ителәчәк.

Фото: osnmedia.ru
Читайте нас: