-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 февраль 2021, 16:15

Нинди очракта дәрескә бармаска ярый?

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы моңа ачыклык кертте.

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы моңа ачыклык кертте.

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында һава температурасына бәйле рәвештә мәктәпләрдә дәресләр булмавы турында аңлатма бирделәр.

Көчле салкыннар аркасында дәресләр булмау турындагы карарны, климатны, агымдагы һава шартларын һәм укучыларның грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санын исәпкә алып, һәр мәктәп мөстәкыйль кабул итә, дип ачыкладылар ведомствода. Шул ук вакытта баланың мәктәпкә бару-бармавы турындагы соңгы карарны аның әти-әнисе кабул итә. Әмма мәктәп, нинди генә температура булганда да һәм укучыларның санына карамыйча, уку процессын оештырырга тиеш.

Федераль нормативлар буенча, авыл мәктәпләренең 1-4нче сыйныф укучылары - 23 градустан түбәнрәк температурада, шәһәр мәктәпләренә йөрүчеләр 25 градустан түбәнрәк салкын булганда дәресләргә килмәскә хокуклы.

Авыл мәктәпләрендә 5-9нчы сыйныф укучыларының дәресләре - 25, шәһәр мәктәпләрендә 27 градус салкын булганда гамәлдән чыгарыла. Авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һава температурасы — 30 градус, шәһәр мәктәпләренекеләр 32 градус суык булганда дәрескә йөрмәскә мөмкин.

Фото: vestirama.ru
Читайте нас: