-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 февраль 2021, 13:10

Башкортстанда тәрбияченең педагогик остаханәсе эш башлады

Проект республика Башлыгы грантына тормышка ашырыла.

Проект республика Башлыгы грантына тормышка ашырыла.

“Остаз” балалар бакчасы педагогик остаханәсе эшен башлады. Кичә Стәрлебаш авылында проектны ачу тантанасы булды. Чарада Әбҗәлил һәм Борай районнары вәкилләре онлайн-форматта катнашты.
Проектның төп максаты — башкорт телен, диалект үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларның белем һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру буенча заманча һөнәри компетенцияләрне формалаштыру юлы белән алга этәрү.
Сынау мәйданчыклары сыйфатында республиканың көнчыгыш (Әбҗәлил районы), көньяк (Стәрлебаш районы), төньяк-көнбатыш диалект (Борай районы) вәкилләре яшәгән районнар сайланган.
Проектны тормышка ашыру кысаларында түбәндәге чаралар оештырылачак:
Республиканың өч районы тәрбиячеләре өчен укыту семинарлары, шул исәптән “Мәктәпкәчә тәрбия" компетенциясе буенча Ворлдскиллс остаханәсендә булу;
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен квалификация күтәрү курслары;
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә белем бирү" программасы буенча һөнәри әзерлек;
Республиканың алдынгы педагогларын ачыклау һәм алдынгы тәҗрибәне уртаклашу һәм тарату өчен методик эшләнмәләр фондын булдыру максатыннан тәрбиячеләр арасында республика конкурсы оештыру.
Авторлар коллективы мәктәпкәчә учреждениеләр өчен альтернатив уку-укыту методик комплексларын (буяу белән биремнәр, сөйләмне үстерү буенча эш дәфтәрләре, дидактик материаллар, кейслар, санлы мобиль планетарий өчен башкорт телендә интерактив күнегүләр, iMO-LEARN интерактив кублары) эшләячәк. Барлык чаралар да тәрбияләнүчеләрне диалектлы үзенчәлекләрне исәпкә алып, башкорт теле мохитенә җәлеп итүгә юнәлдереләчәк. Башкорт телендә текстлар: балалар өчен шигырьләр, балалар уеннары, әкиятләр, легендалар һәм риваятьләр кулланылачак.
Проект республика Башлыгы грантына тормышка ашырыла. Ул Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә субсидия формасында грантлар бирү конкурсында җиңүче булды.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: