9нчы сыйныф укучылары өчен урыс теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды.
Агымдагы елның 10 февралендә Башкортстанда, бөтен Русиядәге кебек үк, 9нчы сыйныф укучылары өчен урыс теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды.
Йомгаклау әңгәмәсе өченче ел үткәрелә һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булып тора.
Быел йомгаклау әңгәмәсен язуда катнашу өчен 41261 кеше гариза биргән, төп көнне 40308 укучы сынау тотты.
Эпидемиологик хәл катлаулы булуга карамастан, йомгаклау әңгәмәсе республика мәктәпләрендә традицион көндезге форматта үткәрелә. Йомгаклау әңгәмәсен үткәрү урыннарында “Роспотребнадзор” тарафыннан тәкъдим ителгән эпидемиологик хәвефсезлек чаралары кулланыла.
Әңгәмә биреме текстны сәнгатьле итеп уку, өстәмә мәгълүмат белән уку, сайланган тема буенча монолог сөйләү, имтихан алучы белән диалог оештырудан тора. Эшне башкаруга һәр катнашучыга уртача 15 минут вакыт бирелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, инвалид балалар өчен йомгаклау процедурасының дәвамлылыгы 30 минутка арттырылырга мөмкин.
Йомгаклау әңгәмәсе “Зачет”/”Незачет”системасы буенча бәяләнә.
“Незачет” алган чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук җитди сәбәп аркасында йомгаклау әңгәмәсенә килмәгән укучылар өчен әңгәмәне үткәрүгә өстәмә көннәр — 10 март һәм 17 май каралган.
Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучыларга үзләре белән элемтә чаралары, фото-, аудио - һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язма мәгълүматны саклау һәм тапшыру чаралары алып керү тыела.
Йомгаклау әңгәмәсен тикшерү сынау үткәрү көненнән алып биш календарь көннән дә соңга калмыйча тәмамлана.
Йомгаклау әңгәмәсен үткәрүгә бәйле барлык сораулар буенча укучылар һәм аларның әти-әниләре (законлы вәкилләре) Мәгариф һәм фән министрлыгына 8 (347) 218-03-28; 8 (347) 218-03-81 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.