-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 февраль 2021, 18:50

Халыкара интернет-платформа үсешә

Аның белән һәркем таныша ала.

Аның белән һәркем таныша ала.
«Беҙ үҙебеҙ – башҡорттар» халыкара интернет-платформа проекты Башкортстанның социаль юнәлештәге коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларына «Милләтара һәм динара килешүне ныгыту» юнәлеше буенча җәмгыятьтәге әһәмиятле программаларны тормышка ашыру өчен субсидияләр бирүгә конкурста җиңүче булды.
Проект Башкортстанның гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәме белән 1,4 миллион сум күләмендәге Башкортстан Башлыгы Гранты исәбенә Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм БДПУ хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Өстәмә рәвештә Халыкара фәнни-мәгариф интернет-платформасын булдыруга университет тарафыннан 480 мең сум бүленгән.
Бу халыкара фәнни-мәгариф интернет-платформасы Интернет челтәрендә этномәдәни, милләтара һәм конфессияара диалог булдыру максаты белән эшләнгән.
Проект кысаларында төрле контент булдырыла, ул https://bez-bashkorttar.ru интернет-платформасында урнаштырыла.
Проект платформасында башкорт теле, әдәбияты, тарихы, фольклоры, этнографиясе буенча тугыз лекция куелган.
Һәр пәнҗешәмбе 12 сәгатьтә ZOOM платформасында онлайн-дәресләр үткәрелә.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас: