+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 февраль 2021, 18:55

Ата-аналар ризыкның сыйфатлы булуын тели

Хөкүмәттә мәктәпләрдә туклануга карата шикаятьләр санының арту сәбәпләрен тикшерделәр.

Хөкүмәттә мәктәпләрдә туклануга карата шикаятьләр санының арту сәбәпләрен тикшерделәр.

Башкортстанда кайбер белем бирү учреждениеләрендә азык-төлек блогы җиһазларының искерүе 100 процент тәшкил итә. Республика Хөкүмәтендә узган онлайн-киңәшмәдә мәктәп укучыларын тукландыруны оештыру турында фикер алыштылар.
"Әлеге мәсьәләне хәл итүнең бер варианты — аутсорсерларны коммуналь һәм аренда түләвеннән азат итү һәм аларны мәктәп азык-төлек блогларының матди-техник базасын яхшыртуга кертү шарты белән озак сроклы килешүләр төзү”, – диде Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
Ата-аналар күтәргән төп мәсьәләләр — рационда итнең җитәрлек булмавы, порцияләрнең аз, ризыкның салкын булуы. Күпләр икенче сменада тулы төшке аш түгел, ә иртәнге аш булуга зарлана. Ризыкларның тәменә карата да шикаятьләр бар.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә карала, бер өлеше турыдан-туры учреждениегә барып тикшерелә. 2020 елда “Инцидент-менеджмент” һәм “ПОС” системалары аша мәктәптә туклану буенча хәбәрләр саны – 546, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр – 237.
“Бу ике фактор белән бәйле. Беренчесе — федераль бюджет. Халык аларга бушлай туклану бирүләрен аңлый һәм аның сыйфатлы булуын тели. Икенчесе — кешеләр бу темага сөйләшүдән курыкмаска кирәклеген аңлый, һәм алар сөйли”, – дип аңлатты Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарә җитәкчесе Елена Прочаковская.
2020 елның 1 сентябреннән 1859 гомуми белем бирү оешмасында 24 289 башлангыч сыйныф укучысы өчен бушлай кайнар аш оештырылган, бу 1-4нче сыйныф укучыларын йөз процентка колачлый.
Социаль туклану идарәсе тарафыннан сентябрь-февраль айларында 339 мониторинг тикшерүе уздырылган,шул исәптән 174 мәктәптә, шуларның 79ы план режимында һәм 95е планнан тыш, мөрәҗәгатьләр нигезендә, мәктәпкә чыгып тикшерелгән. Күчмә чаралар нәтиҗәләре буенча учреждениеләр җитәкчеләренә бәяләмә җибәрелә, шулай ук муниципаль район хакимиятенә хәбәр ителә. Туклануны оештырганда күп санлы җитешсезлекләр ачыкланган очракта, учреждение кабат чыгу графигына куела.
Шул ук вакытта барлык муниципалитетлар да ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча үз вакытында чаралар күрмиләр. Республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев сүзләренә караганда, муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары хакимиятләре ягыннан туклануны оештыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.
“Факттагы рационнарны һәм план менюсын көндәлек мониторинглау өчен муниципаль район территориясендә җаваплы кешене беркетергә, көн саен мәктәп сайтында менюдан тыш, рационың фотосын урнаштырырга, мәктәптә туклану режимын катгый үтәүне тәэмин итәргә һәм сыйныфларда дәрестән тоткарлыклар тудырмаска, шулай ук тикшерүләр нәтиҗәләре буенча ачыкланган кимчелекләрне бетерү турында бер ай эчендә отчет тапшырырга кирәк", – дип билгеләп үтте Алексей Гусев.

Фото: na-zemle-salavata.rbsmi.ru
Читайте нас: