-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 февраль 2021, 16:20

Бакча мөдирләрен эштән куарлармы?

Уфада туберкулез интоксикациясе булган балалар өчен алты мәктәпкәчә учреждениене тикшергәннәр.

Уфада туберкулез интоксикациясе булган балалар өчен алты мәктәпкәчә учреждениене тикшергәннәр.

Уфада туберкулез балалар бакчалары мөдирләренә балаларны кабул итү тәртибен бозган өчен эштән азат ителү куркынычы яный.

Узган атнада Уфа мэриясенә туберкулез интоксикациясе булган балалар өчен алты мәктәпкәчә учреждениене тикшерү йөкләнде. Элегрәк төбәк Башлыгы Хакимиятенә балалар бакчаларына туберкулезга каршы диспансерда исәптә тормаган, хәтта сәламәт балалар йөри дигән мәгълүмат килгән иде.
Шәһәр мэры Сергей Греков белдерүенчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча, 600 баланың 40ында тиешле медицина белешмәсе булмаган, бу инде хокук бозу булып санала. Тикшерү дәвам итә, нәтиҗәләр нигезендә чаралар күреләчәк.

"Бала, чыннан да, авыру икән, бу аңлашыла, ә тиешле белешмә урынына — формаль. Бу очракта, җитәкчелек моны акрынлап төзәтсен. Әгәр балалар бакчаларына авыру булмаган балалар килә икән, директорлар эштән куылырга, ә материаллар прокуратурага тапшырылырга тиеш”, — диде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: .bashinform.ru
Читайте нас: