+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 февраль 2021, 16:10

Русиянең иң яхшы тәрбиячесе кем?

Шушы көннәрдә аның исеме билгеле булды.

Шушы көннәрдә аның исеме билгеле булды.

Пермьдә узган “Русия ел тәрбиячесе-2020” Бөтенрусия конкурсының федераль этабында 74 финалчы катнашты. Алар арасыннан Краснодар краеннан 41нче балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Быстрюкова җиңүче исемен яулады. Бу хакта Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финалның беренче туры “Минем педагогик табышым” һәм “Балалар белән педагогик чара” сынауларын үз эченә алды, шуннан соң конкурсның 15 лауреаты билгеләнде. Финалчылар конкурсның икенче турында “Осталык дәресе” һәм “Ток-шоу” сынауларын узды. Икенче тур нәтиҗәләре буенча җиңүче сайланды.
Конкурста җиңүчене игълан итү тантанасы Пермь академия театры мәйданчыгында узды.
Русия мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, “Русиянең Ел тәрбиячесе – 2020” җиңүчесе буларак, Быстрюкова җәмәгать башлангычында мәгариф министры киңәшчесе итеп билгеләнә.
Күптән түгел, ”Русия ел укытучысы-2020" конкурсында Дондагы Ростовта классик элиталы белем бирү лицееның математика укытучысы Михаил Гуровның җиңүе билгеле булган иде.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: